2021 елның 19 маенда Татарстан Республикасында «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы», шулай ук Халыкара гаилә көне кысаларында Балтач муниципаль районында беренче гаилә фестивале "Гаиләфест" узды.
Фестивальнең максаты - гаилә әгъзаларына карата ихтирамлы һәм сак караш формалаштыру, авыл гаиләләренең социаль һәм иҗади активлыгын арттыру, традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру. Конкурста Балтачтан ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 13 гаилә катнашты. Җиңүчеләргә махсус дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» ФПП региональ координаторы Г.Р. Нигъмәтуллина катнашты.