Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы «Заман» уку һәм аралашу үзәге белән берлектә «гаилә династиясе» дип исемләнгән тематик очрашу үткәрделәр.

2021 елның 18 мае, сишәмбе

2021 елның 18 маенда «Заман»  уку һәм аралашу үзәгендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгече, «Заман» үзәге баш китапханәчесе һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары катнашында «гаилә династиясе» дип исемләнгән тематик очрашу узды. Никахларын нәкъ менә Никахлашу сараенда теркәүләре беркемгә дә сер түгел, ЗАГС гаиләнең рәсми барлыкка килүенең башында тора.

Тантаналар бүлеге җитәкчесе Павлова Ксения никах теркәү темасына гына түгел, ГХАТ органнары эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга да җавап бирде. Иң күп студентларны бала тууны теркәү белән бәйле сораулар кызыксындырды. Аларның берсе «  ир белән хатын арасында бәхәс туган очракта, баланы ничек атарга? »

Тематик очрашуның нәтиҗәсе булып, студентлар өчен Россиянең барлык чорлардагы бөек һәм талантлы гаиләләренә багышланган тарихи видео-презентация булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International