2021 елның 15 маенда, Халыкара гаилә көнендә, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, стажлы гаиләләр белән яшь парлар катнашында тантаналы чара узды. Чарада катнашучылар гаиләләрнең туу һәм үсеш тарихы, традицияләре, гаилә бәхете серләре турында сөйләделәр. Гаилә юлын башлап кына килүче парлар өчен стажлы гаиләләрдән символик эстафета тапшырылды. Һәр парга үрнәк гаилә һәм катнашучылар таныклыгы тапшырылды.
15 майда, Халыкара гаилә көнендә, "Ныклы гаилә" проекты кысаларында, район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Дамир һәм Хәдичә Тәһәвиевларны Бриллиант туйлары белән, Марс һәм Мәрьям Шәймөхәммәтовларны Зөбәрҗәт туйлары, Лерик һәм Филия Фарукшиннарны Алтын туйлары белән котлады.
15 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә бәйрәменең финал этабында катнаштылар.
15 май-Халыкара гаилә көнендә, Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ешимбетовлар гаиләсе туды.
Биредә бәхетле гаилә тормышының түгәрәк даталарын билгеләп уткән парлар: 25 еллык юбилейларын билгеләп уткән Исаевлар гаиләсе, 30 еллык юбилейларын билгеләп утуче Плотниковлар һәм Ахметовлар гаиләсе, 10 еллык юбилейларын билгеләп үтүче Мясниковлар гайлэсе җыелды.
Гаилә Байрагы-мәхәббәт! Халыкара гаилә көне.
2021 елның 15 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Ләйсән Ибушева һәм Ирина Федосеева Түбән Кама муниципаль районы командасы составында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында уза торган волейбол ярышларында катнашалар.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе исеменнән «Гаилә Байрагы-мәхәббәт!» акциясендә катнашучы икенче пар - Медведевлар гаиләсе.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе Сезне иң якты, игелекле бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара гаилә көне белән чын күңелдән тәбрик итә.
Халыкара гаилә көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы гаилә тормышы юбилярлары өчен « Гаилә Байрагы-мәхәббәт!» - дип аталган котлау акциясе әзерләде.