Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тиздән әни булырга әзерләнүче хатын-кызлар белән чираттагы очрашуны үткәрде

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 20 нче нче маенда Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тиздән әни булырга әзерләнүче хатын-кызлар белән очрашу үткәрде. Очрашу район үзәк хастаханәсенең актлар залында үтте. Очрашуга җирле социаль яклау бүлеге хезмәткәре, табиб акушер-гинеколог, җирле ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре катнашты.

ГХАТ бүлеге мөдире Ландыш Шәйхетдинова очрашуны ачып җибәрде, бала туганнан соң кайчан, кайдан һәм нинди документлар нигезендә туу турында таныклык алуын сөйләде, сорауларга җавап бирде. Булачак әниләргә мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

Җирле социаль яклау бүлеге хезмәткәре Гөлназ Тахавиева балалы гаиләләргә ярдәм итү өлкәсендә кертелгән яңалыкларны җентекләп аңлатты. Шулай ук табиб акушер-гинеколог Гүзәл Аббасова, ЮХИДИ хезмәткәре Лилия Никифорова чыгыш ясадылар.

Лилия Никифорова үз чиратында алдагы көнне генә әни булган, күп балалы ана статусына ия булган, район үзәк хастаханәсендә эшләп, ун елдан артык мамадышлыларның сәламәтлеген кайгыртучы Вәсилә Гыймадиевага автокресло тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International