Нәрсә ул гаилә? Гаилә – ул якын кешеләр, уртак кайгыртучанлык, шатлык, эш, мәхәббәт һәм бәхет. Гаилә – ул тыл һәм нигез, анда бөтен тормыш төзелә. Без барыбыз да гаиләдә туабыз, ә үсеп, үзебезнекен булдырабыз.
Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре һәрвакыт үзара тыгыз бәйләнгән, бу хакта «Юнона» Булачак гаилә мәктәбендә узган чираттагы дәрестә психолог – гаилә белгече Екатерина Юртаева сөйләде.
Бүген, Екатерина Леонидовна «гаилә хәлен тикшерү» тренингын үткәрде һәм «идеаль» гаилә шаблонының юклыгын күрсәтте – һәр гаилә үзенчәлекле һәм индивидуаль. Гаилә традицияләрен булдыру, алар барлык гаилә әгъзаларына шатлык китерәчәге турында фикер алыштылар,.
Екатерина Леонидовнага чираттагы кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль өчен рәхмәт белдерәбез!