22 май көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Демченко Элла Ивановна Мостафа Өнҗәл исемендәге татар-төрек лицей-интернатта «Соңгы кыңгырау»га багышланган тантаналы чарада катнашты. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котлады.
Элла Ивановна өлкән сыйныф укучыларына куелган максатларга ирешүләрен, үз планнарын тормышка ашыруларын һәм ирешелгәннәрдә беркайчан да туктап калмауларын һәм имтихан биргәндә уңышлар теләде.