ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2021 ел
җомга

2021 елның 29 октябрь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1800 бала туу турында акт теркәлде.

 

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, «Демография» милли проекты кысаларында, күп балалы Лукашевич гаиләсен кызы Анна туу белән котладылар.

2021 елның 28 октябрендә, Халыклар бердәмлеге көне, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге көнендә, Чистай Никахлашу сараенда Таҗик милли мәдәнияты элементлары белән Сәетов Шөхрәтулла улы һәм Фирдүси Хәкимахонның никахлашу тантанасы узды.

Һәр хоккей командасының үз талисманы бар, ул уңыш китерә һәм спорт коллективын җиңүгә рухландыра. Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командасының шундый символы ул – Бүре. Шәһәр халкының яраткан персонажы күптән түгел генә үзенең сөйгән ярын очраткан. Аларның нык берлеге командага тагын да бердәм булырга һәм хоккей сөючеләрне үз уңышлары белән сөендерүне дәвам итәргә ярдәм итә.


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 28 октябрендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган 8 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Гаилә белеме " дәресе узды.

Агымдагы елның җәйге сезоны Бөгелмә районына 196 яңа гаилә бүләк итте. Теркәлгән никахларның 130ы – милләтара. 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, никахлар саны 35кә арткан.

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Чистай медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары булдылар.

2021 нче елның 28 нче октябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан Чистай шәһәре «3 нче Гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашу үткәрелде.


27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елда Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан «Без ... өйләнештек» проекты үткәрелә. Ай саен Aksubaevo_zags инстаграмм челтәрендә төрле еллардагы никахларын теркәү турындагы фотолар бастырыла.


26
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Кузнецовлар гаиләсе үзенең алтын датасын билгеләп үтте. Семен Евдокимович һәм Римма Николаевна нәкъ ярты гасыр бергә яшәгән. Бу еллар эчендә аларның мәхәббәт һәм хөрмәте шулкадәр ныгыды ки, иң игелекле металлга охшаш – алтын, аны берни белән дә бозып булмый. Күз алдыгызга китерегез әле-безнең юбилярларыбыз 1 сыйныфтан таныш! Бергә Георгий Димитров исемендәге 1 нче мәктәп тәмамлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International