Аксубай районында, яшьләр арасында мәдәниятне популярлаштыру буенча «Пушкин картасы» Бөтенроссия программасын тормышка ашыру кысаларында, район мәдәният йорты тарафыннан төрле чаралар үткәрелә. Аксубай укучылары кызыклы концертларда һәм файдалы мастер-классларда актив катнашалар. ГХАТ бүлеге белгечләре катнашында «Осталык мохите» дигән чара үткәрелде. Анда балалар гаилә саклау курчакларын, «Кинусайга» стилендәге татар милли орнаментын, кәгазьдән үрү һ.б. әзерләүне өйрәнделәр һәм үзләштерделәр.