Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Смирновлар гаиләсенең көмеш юбилее узды.

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Гаилә тормышының 25 еллыгы – зур дата, гаиләнең чирек гасыры дип санала. Гаилә календаренда юбилей символы булып, беренче кыйммәтле металл – көмеш тора. Ул гаилә берлегенең ныклыгын символлаштыра, аның намуслылыгын һәм матурлыгын ассызыклый.

          2021 елның 22 ноябрендә, Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда Смирновлар гаиләсенең 25 еллык юбилей тантанасы булып узды.

         Сергей һәм Наталья әлегә кадәр олы мәхәббәт барлыкка килгән язмышчан очрашуны хәтерлиләр. 1996 елның 22 ноябреннән яшь парлар үзләренең мөнәсәбәтләрен Түбән Кама шәһәре ГХАТ бюросында теркәделәр.

         25 ел узгач, ирле-хатынлы парлар яңадан ГХАТ Идарәсенең төп залында булдылар. Мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән уралган бәхетле гаиләдә ике бала, уллары Михаил һәм кызлары Анна үсә.

         ГХАТ идарәсе белгечләре Сергей Виталий улына һәм Наталья Анатолий кызына нык сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге теләп, Мактаулы акт һәм истәлекле китап тапшырдылар. Безнең Никахлашу сараенда күркәм традиция буенча юбилярларның исемнәре Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International