Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» курсы буенча чираттагы дәрес узды.

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Әниләр көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Әни – беренче сүз, һәр язмышта төп сүз!"дип исемләнгән чаралар циклы башланды. Әлеге циклны «Гаилә белеме» электив курсы буенча дәрес ачып ңибәрде.

         Педагог-гаилә белгече Любимова Надежда Александр кызы дәресне Түбән Кама педагогика көллиятенең 1 курс студентлары белән, 1998 елда гамәлгә кертелгән һәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган, “Әниләр көне” турында сөйләшүдән башлады. «Гаилә традицияләре» темасына күчкәч, Надежда Александр кызы “гаилә” төшенчәсенә һәм гаилә традицияләренә билгеләмә бирде. Дәрес барышында укучылар үз гаиләләренең гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар.

         Беренче курс кызлары дәрескә бик зур җаваплылык белән әзерләнеп килгәннәр. Берәүләр генеалогик агачны төзегән, икенчеләре гаилә альбомнары һәм кыйммәтле реликвияләр алып килгән. Аларның берсе, гаиләдә бала туганда буыннан-буынга тапшырыла торган әби алкалары. Студентлар бер-берсен кызыксынып тыңладылар, гаилә традицияләре кеше тормышында мөһим аспект һәм шуңа күрә аларны саклап, һәрьяклап үстерергә ярдәм итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International