Әгерҗе ГХАТ бүлегендә беренче игезәкләр теркәлде

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

2021 нче елның 22 нче ноябрендә Әгерҗе ГХАТ бүлегендә беренче игезәкләр теркәлде. Әлеге теркәүнең игелекле гаилә бәйрәме «Уллар көне» белән туры килүе үзе зур сөенеч. Һичшиксез, әлеге бәйрәм барлык ир-атларга багышлана – үзләре ул булганнарга да, инде әти булганнарга да. Дүрт ул әтисе Әхмәтҗанов Айнур Минсабит улы дүртенче тапкыр әти булды. Әгерҗе ГХАТ бүлеге мөдире бәхетле әтине тантаналы рәвештә тәбрикләп, сабыйларның әниләре Анастасия Михайловнага ныклы сәламәтлек теләп, игезәкләр туу турында таныклык һәм бүләккә “Татар милли ашлары” китабын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International