Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы «Юл-транспорт һәлакәтеннән башка тормыш» акциясендә катнашты.

2021 елның 21 ноябре, якшәмбе

21 ноябрь - Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне, аның максаты – юл һәлакәтләрендә вафат булган кешеләрнең рухын искә алу һәм шулай ук барлык гражданнар өчен юл хәрәкәте иминлеге турында искә төшерү.

         Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы бу датаны игътибарсыз калдыра алмады һәм туй кортежлары йөрү кагыйдәләренә басым ясады.

         Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, торак пунктларда тавыш сигналын бирү тыела, әлбәттә юл-транспорт һәлакәтенә юл куймаудан тыш вакытта. Кызганычка каршы, күпләр бу моментка игътибар итми һәм шул рәвешле тирә-юньдәгеләрне, башка машина йөртүчеләрне яки якын-тирә йортларда яшәүчеләрне санга алмый. Пассажирларның һәм видеооператорларның киләсе куркыныч гамәле – ул кызыклы видеоролик ясау өчен автомобильнең люк һәм тәрәзәсеннән чыгып төшерү. Шулай ук күпләр бәйрәм наклейкалары белән номерларны ябыштыруны өстен күрә. Әмма, гос. номер өстенә наклейкалар ябыштыру катгый тыела.

         Хөрмәтле автомобиль хуҗалары, юлларда игътибарлырак булыгыз! Үзегезне саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International