Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә 700-нче сабый тууы теркәлде

2021 елның 20 ноябре, шимбә

2021 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә агымдагы елның 700нче сабые тууы теркәлде. Матур номерлы юбилей таныклыгына Демид исемле малай ия булды. Бу грек тамырлары булган матур рус исеме “Аллаһ уйлары” дигәнне аңлата. Ирле-хатынлы Владислав Александрович һәм Анастасия Александровна икенче тапкыр әти-әни булдылар. Пар инде кызлары Пелагеяны тәрбияли.

ГХАТ бүлеге белгечләре бала тудыру йортында бәхетле әнине котладылар һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты, сабыйның дәүләт документын – туу турында таныклык һәм метрика тапшырдылар. Гаиләгә кечкенә могҗизаны тәрбияләүдә көч, сабырлык, муллык, шатлык, бәхет һәм күңелле мәшәкатьләр теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International