Тантананың сәбәбчеләре – ярты гасыр элек, 1971 нче елның 20 нче нояберендә гаилә тоомышларын башлап җибәргән Ляпиннар гаиләсе. Әлбәттә ул чорда язылышу чарасы зәвыклы күлмәкләрсез, купшы бизәлгән машинасыз, бай табынлы ресторансыз һәм диңгез яры буендагы баллы айларсыз узган. «Әмма безнең иң кадерлесе – бер-беребезгә булган ышаныч, хөрмәт һәм чиксез мәхәббәт бар иде», диләр алтын кияү белән кәләш.
Кайчан да соң түгел дип, юбилярларның балалары әти-әниләре өчен чын бәйрәм оештырды. Иң элек «алтын пар» Мендельсон маршы астына Язылышу залына күтәрелде. Регистратор ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова алтын пардан «Юбилярлар китабына» исемнәрен мәңгеләштереп кул куярга ризалыкларын алды. Бертавыштан «Әйе!» дип җавап биргәч, Валентина Александровна һәм Юрий Дмитриевич өр яңадан алтын балдаклар алмашынды. 50 буена Липиннар буыны серләрен сеңдергән балдакларны алар балаларына тапшырдылар.
Бәйрәмнең кульминацион минуты – юбилярлар һәм оныкларының гаилә учагын кабызуы булды. Зур матур гаиләнең һәммәсендә бәхет, горурлык, мәхәббәт хисләре ташып тора иде. Тантана алтын кәләш һәм кияүнең парлы биюе белән тәмамланды.