2022 елның 13 октябрендә Чистай муниципаль районының Никахлашу сараенда «Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасының иң яхшы алып баручысы» һөнәри осталык республика конкурсының зона туры узды.
Туй юбилее тантанасы – җан җылысы һәм мәхәббәт бәйрәме.
16нчы октябрь көнне барлык әтиләр дә үзләренең рәсми бәйрәмен – Әтиләр көнен билгеләп үтәчәкләр. Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 10нчы мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары өчен бәйрәмгә багышланган «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды.
16 октябрьдә илебездә искиткеч бәйрәм – Әтиләр көне билгеләп үтелә.
Андрей Первозванный Фонды рәссам, CG иллюстраторы, академик рәсем һәм картиналар буенча курслар авторы, заманча графика һәм рәсем буенча эксперт, күп балалы әти Александр Рыжкин ярдәме белән зур гаилә флешмобын башлап җибәрә һәм һәркемне дә анда катнашырга чакыра!
2022 елның 11 октябрендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Татар Мәмәтхуҗасы авылыннан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе Гариф улы Илдар һәм Габдулла кызы Динә Мөхәммәтҗановлар алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхретдинова район җитәкчелеге исеменнән район һәм тулаем ил үсешенә керткән өлешләре өчен ветераннарга бүләкләр һәм ихлас рәхмәт сүзләре тапшырды.
1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада башланды. Декада кысаларында Арча районының олы гаилә парларын хөрмәтләүгә аерым игътибар бирелде.
Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Нурмиевлар гаиләсендә дөньяга килгән балага исем кушу тантанасы узды.
Матур даталар җиңелрәк истә дә кала, туйга чакыруларда да яхшы күренә, гомумән, мондый көннәр тулысынча символизм белән дә сугарылган. Нәкъ менә шуңа күрә бу көннәргә туры китереп еш кына бик күпләр туйларын билгеләргә тырышалар да инде. Шулай итеп, 2022елның 10 октябрендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 5 парның никахы теркәлде.
Игътибар!
Апостиль кую буенча мөрәҗәгатьләр саны күп тапкырлар арту сәбәпле, кабул итү алдан язылу буенча алып барыла. Хәзерге вакытта язылу Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша электрон рәвештә башкарыла (https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/equeue/apostil/select).