Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Ефимовлар гаиләсенең бриллиант туе тантанасы узды

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Бүген Ефимовлар гаиләсе сирәк очрый торган һәм шуңа дә бик кыйммәтле тормыш юбилейларын - бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. Нәкъ туй көннәрендә кебек Владимир Дмитрий улы матур костюмын киеп, Зоя Степан кызы ак фатада, кулына чәчәкләр бәйләме тотып Мендельсон маршы көенә тантаналар залына аяк бастылар...

Безнең юбилярлар турында бик озак сөйләргә мөмкин. 1962нче елның 25нче октябрендә Түбән Кама поселогы башкарма комитетының беренче рәисе Максим Николай улы Адылев аларның никахларын теркәгән.

Ефимовлар ике уллары Дмитрий белән Олегны тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер алар дүрт оныкларының уңышларына шатланып яшиләр, түземсезлек белән карт әби һәм карт бабай булуларын көтәләр.

2018нче елда ныклы һәм үрнәк булырдай гаилә корганнары өчен Ефимовлар Россия иҗтимагый бүләгенә – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International