Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараена «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресенә күршеләребез – 2нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары килде. Алар сараебызның эчке яктан нинди икәнлеге, ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләренең нәрсә белән шөгыльләнүе һәм тантаналарның ничек узуы белән кызыксынып экскурсиягә үзләре язылдылар.
Дәресне тантаналар бүлеге җитәкчесе Лилия Павлова үткәрде. Ул балаларга ГХАТ органнарында нинди актлар теркәлүе, туй тантаналарының ничек узуы турында сөйләде, гаилә темасына интерактивлар үткәрде.
Укучылар сорауларга бик җитди җавап бирделәр һәм барлык биремнәрдә дә актив катнаштылар. Дәрес «бишле»гә үтте!