Күпчелек гашыйклар матур дата сайлап, саннар ярдәмендә бәхетле һәм ныклы гаилә кора алуларына ышаналар. Менә бүген дә, узып баручы елның матур көнендә, 22.11.2022 елда, никахлашу сараенда 6 пар никахларын теркәделәр.
Дәреснең төп темасы нык һәм бәхетле гаилә нигезләре, традицион гаилә кыйммәтләре иде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко балаларны ГХАТ органнары эшчәнлеге, гражданлык хәле актларының төп төрләре, яңалыклар һәм законлы әһәмияткә ия гамәлләр белән таныштырды, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
2022 нче елның 22 ноябрь көнне ГХАТ бүлеге белгечләре 50 ел бергә гомер кичерүче Чувашовлар гаиләсен өйләрендә котладылар.
Шәһәрне каплап алган беренче кар гашыйкларның йөрәк дәртләрен сүрелтмәде. Бүген, сишәмбе – туй көне булмауга карамастан, Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 19 яңа гаилә туды. Моның сәбәбе бүген «матур» дата булуы 22.11.22.
2022 елның 21 нояберендә Алексеевск районы ГХАТ бүлегендә мобилизованный Краснов Артем Иван улы белән Ева Александр кызы никахлашты.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге Әхмәтовларның «рубин» туйларын оештырды.
2022 елның 19 ноябрь аенда Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендә Бәдретдинов Рейн Гыйздетдин улы һәм Нәфисә Галихуҗа кызы алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.
Надежда Андреевна һәм Альфред Сәгыйть улы Галеевлар бергә гомер итүләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Чистай Никахлашу сараенда узган тантанада юбилярларның туганнары һәм якыннары җыелды. Мендельсон маршы астында ирле-хатынлы тантаналы залга керде. Дистәләгән еллар бергә булмаган кебек, барысы да аларның тормышында беренче тапкыр булган кебек.
Тематик туйлар бүгенге көндә актуальлеген югалтмый. Яңа өйләнешүчеләр тормышларының төп бәйрәмен якты һәм истә калырлык итәргә тели. Борынгы традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә кайту көннән-көн популярлаша бара. Балтач районының яңа өйләнешүче парлары да милли традицияләргә зур игътибар бирә.
Мәхәббәт хисләре картаймый – «бриллиант» туйларын билгеләп үтүче Мөхәммәдиевлар гаиләсе турында шулай әйтеп була. 60 ел элек Рәсил Әхмәтхабип улы һәм Рәзимә Галимулла кызы үзләренең гомерлек мәхәббәтләрен табып, матур гаилә корганнар.