2022 нче елның 22 ноябрь көнне ГХАТ бүлеге белгечләре 50 ел бергә гомер кичерүче Чувашовлар гаиләсен өйләрендә котладылар. Бу күркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булып торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.