2022 елның 21 нояберендә Алексеевск районы ГХАТ бүлегендә мобилизованный Краснов Артем Иван улы белән Ева Александр кызы никахлашты.
Артем 2020 елда армиядән кайтып Алексеевскдорстройга эшкә урнаша, ә инде быелның 24 октяберендә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә алына. Алексеевск ГХАТ бүлегендә тизләткән режим белән язылышу мөмкинлеген кулланган 22 пар инде бу.
Яшьләрне никахлашу көне белән тәбрикләргә Алексеевск башлыгы урынбасары Белова Г. В. килде, котлау сүзләрен шулай ук эштән килгән коллегалары да әйтте.