Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә алтын юбилей

2022 елның 19 ноябре, шимбә

2022 елның 19 ноябрь аенда Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендә Бәдретдинов Рейн Гыйздетдин улы һәм Нәфисә Галихуҗа кызы алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярларга алтын туй уңаеннан истәлекле бүләк тапшырдылар.

Кадерле юбилярлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын һәм бәхетле тормыш телибез. Күпме генә еллар узса да, күңелегез һәр вакыт яшь булып калсын. Йортыгызны бәрәкәт ташлап китмәсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International