2022 елның 18 ноябрь көнендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә удмурт традициясе элементлары белән никахны теркәү тантанасы узды

2022 елның 18 ноябре, җомга

Тематик туйлар бүгенге көндә актуальлеген югалтмый. Яңа өйләнешүчеләр тормышларының төп бәйрәмен якты һәм истә калырлык итәргә тели. Борынгы традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә кайту көннән-көн популярлаша бара. Балтач районының яңа өйләнешүче парлары да милли традицияләргә зур игътибар бирә.

Бүген Даниел һәм Анастасия Филипповлар никахны теркәү өчен удмурт туе тематикасын сайладылар. Яшь гаиләне никахлашу көне белән котлыйбыз һәм бәхет, мәхәббәт, үзара аңлашу һәм гаилә иминлеге телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International