Шәһәрне каплап алган беренче кар гашыйкларның йөрәк дәртләрен сүрелтмәде. Бүген, сишәмбе – туй көне булмауга карамастан, Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 19 яңа гаилә туды. Моның сәбәбе бүген «матур» дата булуы 22.11.22.
Саннарның сихри туры килүе күп яшь парлар өчен аерым әһәмияткә ия. Алар туйларын үткәрү өчен теләгән көннәрен алдан сайлап куялар һәм үз язмышларын бу саннарга ышанып тапшыралар.