Күпчелек гашыйклар матур дата сайлап, саннар ярдәмендә бәхетле һәм ныклы гаилә кора алуларына ышаналар. Менә бүген дә, узып баручы елның матур көнендә, 22.11.2022 елда, никахлашу сараенда 6 пар никахларын теркәделәр.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ идарәсе коллективы яшь парларны онытылмаслык көннәре белән котлый! Сезнең гаилә тормышыгыз туй көне кебек якты, күңелле, бәхетле, уңай хисләр белән тулы булсын. Гаиләгезне җылылык һәм шатлык биләп алсын!