Мәхәббәт хисләре картаймый – «бриллиант» туйларын билгеләп үтүче Мөхәммәдиевлар гаиләсе турында шулай әйтеп була. 60 ел элек Рәсил Әхмәтхабип улы һәм Рәзимә Галимулла кызы үзләренең гомерлек мәхәббәтләрен табып, матур гаилә корганнар. Аларның озак вакыт белән сыналган гаилә мөнәсәбәтләре чисталык һәм тугрылык үрнәге булып тора.
Юбилярлар гомер буе туган илебезгә фидакарь хезмәт иткәннәр. Намуслы хезмәт өчен Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Рәсил Әхмәтхабип улы - нефть өлкәсе ветераны, Рәзимә Галимулла кызы-сәүдә тармагы ветераны.
Юбилярлар 3 акыллы бала тәрбияләгәннәрр, ә бүген яраткан оныкларының уңышларына һәм казанышларына куанып яшиләр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова юбилярларны җылы котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.