Уку елы башлану белән ГХАТ бүлеге белгечләре Зәй районы мәктәпләрендә өлкән класс укучылары өчен “Гаилә дәресләрен” укытуны яңартып җибәрделәр. Бу дәресләрдә балаларга ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләрен күрсәтү тәртибе, гаилә төзү, никах теркәү турында әңгәмә алып барыла.
2013 ел Баулы шәһәрендә яшәүче Фазлыевлар гаиләсе өчен истәлекле ел. Февраль аенда бу матур, тату гаилә җыелып гаилә башлыгы Мәгсүм абыйның 80 еллык юбилеен билгеләп үткән булса, сентябрь аенда аларның гаиләләренең юбилее.
60 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып яшәүче Хәния апа белән Мәгсүм абый Фазлыевлар гаиләсе күпләргә үрнәк, тырыш гаилә. Аларның яшәгән йортлары нур чәчеп тора, хуҗаларының булдыклы, уңган икәнлекләре ерактан күренеп тора. Тормыш авырлыклары алдында баш имичә, илгә намуслы хезмәт иткәннәр алар. Мәгсүм абый Баулы технологик транспорт идарәсендә 40 ел буена машинист-тракторчы булып эшли. Хәния апа райпода башта сатучы, аннары склад мөдире булып шулай ук 40 ел хезмәт итә.
2013 нче елның 27 сентяберендә Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле никах теркәү тантанасы үтте. Милли йолаларны торгызып, язылышу татантасын милли гореф-гадәтләр белән үткәрү – яшьләр игълан иткән теләкләрнең берсе иде. Кияүнең крзшен, кәләшнең татар булуы, кунакларга ике халыкның гореф-гадәтен карарга мөмкинлек бирде.
Татарларның һәм керәшеннәрнең милли киемнәрен кигән кызлар кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар, яшьләргә гаилә юлы символы булган сөлге җәйделәр.
ГХАТ бүлегенең белгечләре яшь әти-әнине бала туу белән генә түгел, шулай ук рәсми никах белән дә котлады. Россия гражданы булуы белән балага туу турындагы таныклык тапшырылды.
Бер көнне, Саба районында Тенеки авылында яшәүче 99 яшьлек әби янында булырга туры килде. Вазифа әби күпчелек вакытын догалар укып үткәрә. Биш ел элек күз күреме начарланган, шулай да зиһене бик камил. Җитмеш-сиксән ел элек булганнарны да бүгенгедәй хәтерли әле. Кайчан, кайда кемнәр белән окоп казыганына кадәр әйтеп бирә. Озын гомерле әбекәйләр белән күрешкәч, гадәттә безне бертөрле сорау кызыксындыра. Ачлык-ялангачлык чорнап алган елларның челләсендә урак урган, кышкы зәмһәрир салкынында урман кискән зифа кызлар ничек итеп бер гасырлык гомер юлы үтә алган. Ә бит алар озак яшәр өчен бүгенгеләр кебек йога белән дә шөгыльләнмәгән, болгар борычы да ашамаган. Төп ризык ит тә бәрәңге. Әле аның ите булса ярый.