ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Зәй районында тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатлары тапшырылды.  

18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

2013 нче елның 14 сентябрендә Мамадыш районы Кече Кирмән авылында яшәүче Шакирова Зәйнәп Габделмәүлә кызы үзенең 101 яшен билгеләп үтте. Бер гасырны артта калдырган Акъәбине авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Хамис Гаян улы Акбаров һәм секретарь Гөлзия Габделхак кызы Закирова котлап, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.


17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Баулы районы Татар Ташлысы авылында туып үскән, әлеге вакытта Баулы шәһәрендә  гомер итүче  Сахипова Минникамал Насибулла кызына  90 яшь тулды.

Хезмәт ветераны,  төрле елларда колхозда, кибеттә, балалар бакчасында эшләгән  Минникамал апага күп кынлыклар кичерергә, якын кешесен югалту ачыларын да, тормыш сикәлтәләрен шактый урап узарга туры килә. 

20 ел инде  Минникамал Насибулла кызы бертуган сеңлесенең оныгы Алсу кадер-хөрмәтендә яши. “Алсуга бик рәхмәтлемен, йортыбыз ямьле, ашыбыз тәмле. Еллар тыныч булсын, яшьләргә без күргәнне күрергә язмасын”-, ди юбиляр.


7
ноябрь, 2011 ел
дүшәмбе
Аны юбилее белән котларга район башлыгы ярдәмчесе И.Н. Тимиршина, ветераннар советы рәисә Р.М. Булатов килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International