Татарстанда, шул исәптән Мөслим муниципаль районында да “Үз агачыңны утырт!” акциясе дәвам итә.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә Мөслим урманчылыгы коллективы белән берлектә бу чарада катнашты.
Республиканың территорияләрне яшелләндерү акциясе октябрь ае ахырына кадәр дәвам итә. Димәк, әле һәркемнең бу уңай эшкә үз өлешен кертергә мөмкинлеге бар. Ә сез әле үз агачыгызны утырттыгызмы?