2013-нче елның 04 октябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 1000-нче бала теркәлде

2013 елның 4 октябре, җомга

      2013-нче елның 29 сентябрендә Сергей Михаил улы һәм Римма Ирек кызы Лукьяновларның яшь гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды – кызлары Полина туды. 2013-нче елның 04 октябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 1000-нче бала теркәлде. Яңа туган баланың әти-әнисенә тантаналы төстә аның тормышындагы беренче документы – туу турында таныклык бирелде. Дөньяга яңа аваз салган кызчык гомумхалык игътибар үзәгендә булды. Дулкынланган яшь әти-әни үзләренең сабыйлары белән ГХАТ бүлеге хезмәткәрләреннән котлаулар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International