Өлкәннәр көне декадасы уңаеннан Сарман авылында тагын бер сөенечле вакыйга булды: капиталь ремонттан соң "Сарман" кинотеатрында ветераннар клубы ачылды.
Бинаны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы, күп кенә мәртәбәле кунаклар, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм өлкәннәр катнашты. Алар бина белән таныштылар, тантанага килгән өлкәннәр үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр һәм котлаулар кабул итеп алдылар, бәйрәм кичәсе түгәрәк өстәл артында дәвам итте.
Барча өлкәннәргә ныклы сәламәтлек, картлык көннәрегезне жан тынычлыгы, күнел көрлеге белән уздыруыгызны телибез.