Өлкәннәр көне авыл Советы җирлекләрендә дә киң колач белән алып барыла Мамадыш районында

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр көне авыл Советы җирлекләрендә дә киң колач белән алып барыла. Келәүш авыл җирлеге да бу өлкәдә калышмый. Өлкәннәр көненә багышланган декада бу авыл Советында 28 сентябрьдә үк старт алды.

Келәүш авыл җирлегенә дүрт авыл керә – Пойкино, Тогуз, Гурьевка, Сарбаш. Аларда барлыгы 182 пенсионер гомер кичерә. Алар барысы да төрле җирдә эшләп, төрле өлкәдә хезмәт куйганнар.

Өлкәннәрне зур бәйрәм белән иң беренчеләрдән булып авыл җирлеге башлыгы  Назим Гаянов һәм авыл Советы сәркәтибе секретаре Марина Петровна тәбрикләделәр.

Котлауларга  авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы предприятияләре, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды.

Өлкәннәр өчен истәлек бүләкләре, чәй табыны әзерләнде. Һәр авылда аерым оештырылган бәйрәм кичәләре мәктәп балалары һәм җирле клуб хезмәткәрләре тарафыннын әзерләнген  бәйрәм концерты белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International