2013 елның 05 октябрендә Буа районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гөмәров Вагыйз Сагыйт улы һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче - Исәк авылыннан Бария Кәмалетдинованы һәм Таковар авылыннан Зинаида Молгачеваны котладылар һәм Рәсәй Президентының котлау открыткасын тапшырдылар. Юбилярлар бу көнне шулай ук Рәсәйнең төрле шәһәрләреннән кайткан балаларының һәм оныкларының да котлауларын кабул иттеләр.