Сарман районы Иске Имән авылында яшәүче Гайнемова Фатыйма Хәлиулла кызына 4 октябрьдә 90 яшь тулды.

2013 елның 4 октябре, җомга

Сарман районы Иске Имән авылында яшәүче Гайнемова Фатыйма Хәлиулла кызына 4 октябрьдә 90 яшь тулды. Аны котларга муниципаль район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы, якыннары-туганнары килгән иде.

Фатыйма апа алты бала анасы, 12 онык, ике дистәдән артык оныкчыкның хөрмәтле, кадерле әбисе. 90 яшьтә булуына карамастан, ул көр күңелле, көчле рухлы әле. Без аңа исәнлек-саулык, гармун дусты белән озак еллар аерылмавын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International