2013 елнын 4 нче октябрь кoнне «Татарстан» ҖЧҖ ашханәсендә oлкәннәр
кoне үткәрелде. Шушы чарада 50 ел бергә яшәгән юбилярлар – Биктәш
авылыннан Иванов Вячеслав Иванович белән Иванова Зинаида Павловна,
Яна Салавыч авылында яшәүче Галимзянов Мансур Галимзянович белән
Галимзянова Әлфия Ибрагимовналар тантаналы рәвештә тәбрикләнде.
Аларга Салавыч авыл җирлеге һәм «Татарстан» ҖЧҖ тарафыннан истәлекле
бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Иванов Вячеслав Иванович белән Иванова Зинаида Павловна гомерләре
буе «Татарстан» ҖЧҖ тә гади колхозчы һәм терлекче булып эшлиләр.
Ике кыз үстереп олы тормыш юлына озатканнар. 5 оныкларына, 2 оныкчыкларына куанып яшиләр.
Галимзянов Мансур Галимзянович белән Галимзянова Әлфия Ибрагимовна-
лар да «Татарстан» ҖЧҖ тә гади колхозчы һәм терлекче булып эшләгәннәр.
Алар 6 бала үстереп, аларның шатлыкларына куанып яшиләр. 4 онык, 4 оныкчык аларга яшәргә коч бирә.