ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Районыбызның 781 гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булды. Быел бу бәхет 93 гаиләгә елмайды. 18 ноябрьга 609 гаилә ана капиталыннан файдаланды инде.

Тыл ветераны, гомере буе колхозчы булып эшләгән Нәсимә апа берүзе генә яшәсә дә, күршеләренең ярдәмен һәм хөрмәтен тоеп яши.


27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бала туу – гаиләдә иң зур шатлыклы вакыйгаларның берсе. Беренче баланың беренче документын алу – ата-ана өчен шулай ук бик дулкынландыргыч вакыйга. 26 ноябрьдә Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә Митиннар гаиләсендә туган беренче балалары Пелагеяның туу актын тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды. Егерменче гасырның башларында Пелагея исеме иң популяр хатын-кыз исемнәренең берсе булса, ахыргы 70 ел эчендә Мамадыш тарихында бу беренче исем.
2013 елның 27 ноябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районының Граңданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Әниләр көненә багышланган  “Милая моя, нежная моя, мама…» - «Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным» дигән бәйрәм тантанасы булып узды.

Быелгы ноябрь аенда да әниләргә багышланган бәйрәм үткәрелде.

Бу көнне Әни Капиталы тапшырыла, “Алтын Көз” оешмасында очрашулар бара. Бу очрашуда балалар иң якын кешегә әнигә шигырьләр укыйлар, җырлар җырлыйлар. 27 ноябрь көнендә Лаеш шәһәренең мәдәният йортында әниләр көненә багышланган зур концерт узды.

2013 елның 27 нояберендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге  «Салават күпере»ендә Әниләр көненә багышланган чара булып узды.

Бәйрәм өчен тормышта һәрвакыт урын бар. Дөрес, авыл хезмәтчәннәренең көндә бәйрәм ясарга мөмкинлекләре юк, алар уңыш җыеп алгач кына ял итә ала.

2013 елның 26 ноябренда Түбән Кама муниципаль районының Киңәшмәләр йортында Түбән Кама районының Башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре һәм шәһәр Башкарма комитетының идарәләре җитәкчеләре катнашында укыту тренингы булып узды.

26
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Ана! Нинди боек исем бу! Доньяда аналардан да изге хэм газиз зат иясе юктыр.

      Сабыйнын доньяга туып аваз салуы, аналар кунелендэ онытылмаслык куанычлы кондер. Баланы килэчэктэ жэмгыятькэ файда китерердэй кеше итеп устеру-хэр ананын изге бурычы. Шулай булганда гына ул узен чын мэгънэсендэ бэхетле хис итэ.

20 ноябрьдә Нурлат шәһәренең социаль яклау идарәсе,  ГХАТ бүлеге, хәрби комиссариат хезмәткәрләре ветеранны истәлекле бәйрәме белән район җитәкчелеге исеменнән тәбрикләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International