- Сертификат алучы һәр анага без ана капиталын файдалану тәртибе турында җентекләп аңлатабыз. Хәзер аның күләме 408 мең 960 сум Дәүләт ярдәмен яшь гаиләләр(98,5 проценты) күбрәк торак мәсәләсен яхшыртуга тоталар. Кайберләре баланы укыту өчен һәм әни кешенең пенсиясен тулыландыруга да кулланалар, диде район Пенсия фонды җитәкчесе Шамил Гаффаров әниләр белән чираттагы очрашу вакытында. Шул вакытта киләсе елдан ана капиталының күләме тагын артачагын да искәртеп үтте.
18 ноябрьдә тагын 5 гаилә ана капиталы сертификатына ия булды. Аны тантаналы төстә тапшыру район пенсия булегендә булып узды. Икенче балаларын тудырган әниләр: Апастан Эльмира Шакирова белән Гөлия Нәҗиева, Тутайдан Гөлшат Нургалиева, Морзалардан Гөлия Зиннәтуллина, Свияңный поселогыннан Ландыш Вәлиуллина хокумәтебеггә олы рәхмәтләрен белдерделәр.
- Ана капталының да, тудырган балалларыгызның да игелеген, куанычын күрергә язсын,-- диде район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Бәдртдинова. Ике балада гына тукталып калмыйча, районның демографик хәлен яхшыртуга үзегезнең саллы өлешегезне кертерсез дип ышанып калабыз, дип тәмамлады ул чыгышын.