ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2013 ел
җомга

53 яшьлек Лопухов Юрий Пантелей улы һәм 48 яшьлек Хазиева Галина Александр кызы үзләренең туган ягында – Әлмәт муниципаль районы Ямаш авыл җирлегендә өйләнешергә булдылар. Яңа туган гаиләгә яшь парларга үрнәк булып, хисләрне сүндермичә, бәхеттә-шатлыкта бергә озын гомер кичерергә дип телисе кала.

Кадрәк авыл җирлегендә традициягә әйләнгән бу бәйрәм инде күп еллар үткәрелә. 55, 60, 70, 80, 90, 95 яшьлек юбилярларны тәбрикләү тантанасында быел барлыгы 29 юбиляр катнашты. Бәйрәмнең иганәчесе булып “Мензелинские Зори” агрофирмасы катнашты. Юбилярларга карата авылның җитәкчеләреннән, авылдашлардан, туганнардан, дуслардан күп рәхмәт, соклану, котлау сүзләре әйтелде. Балаларны һәм туганнарны юбилярларны чәчәккә күмделәр, авыл җитәкчеләре кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Аеруча җылы сүзләр белән исәнлек-саулык, озын гомер теләп чыгыш ясады ветераннар Советы Фаяз Камалов. Кичә җыр-моң, биюләр белән үрелеп барды.


28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәм бик күңелле, җыр-биюгә, уен-көлкегә бай булды. Әниләребез-остабикәләребез алып килгән күчтәнәчләр белән чәй өстәлләре әзерләнде.

 Тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, кайчакта ӘНИЛӘРГӘ җылы сүзләр әйтергә, шатлыкларыбыз­ны уртаклашырга, хәлләрен белешергә дә вакыт таба ал­мыйбыз. Бу көнне аларга иң зур рәхмәт хисләребезне, мәхәббәтебезне белдереп, әз булса да хөрмәт күрсәтә алуыбызга без бик сөенәбез.

Хөрмәтле әниләребез!

Көзләрдә дә күңелегездә язгы кояш бул­сын, ныклы сәламәтлек, имин көннәр, бәхет-шатлыклар те­либез.

Бәйрәмне котлау сүзе белән Чемодур авыл җирлеге башлыгы Котельникова Нина Борис кызы ачып җибәрде. Ул барлык хатын кызларны бәйрәм белән котлады, аларга саулык сәләмәтлек , гаиләләренә иминлек теләде.

2013 елның 28 ноябрендә район культура йортында әниләр көненнә багышланган зур чара үткәрелде. Барлык әниләрне башкарма комитетының урынбасары Чурин Николай Петр улы җылы котлады. Нигматуллина г.А. һәм Волкова М.Л. “Ана даны” медале белән бүләкләнделәр. Сугыш чоры балаларына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Үзешчән хезмәткәрләр үзләренең концерт номерларын барлык әниләргә багышладылар.

2013 елның 28 нче ноябрендә Яр Чаллы шәһәре гражданлык хәле актлар теркәү идарәсе учреңдениясендә 8000 бала  туды теркәлде.  Бу кыз-бала Гүзәлия һәм Руслан Кустовскийлар гаиләсендә, 24 нче ноябрь – әниләр бәйрәме көнне, дөньяга килә. Әти-әниләре сабыйга Самирә исеме бирделәр.

Әлеге бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый. Бу көнне бөтен ил күләмендә дөньядагы иң якын, иң кадерле кешеләр – әниләргә карата яңгыраучы котлау сүзләре һәм изге теләкләр тулысынча эчкерсез һәм йөрәк җылысы белән тулган.

Бу тантанага 15 гаилә чакырылды. Район пенсия фонды идарәсенең башлыгы Нотфуллин Габделнур Рашит улы барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, ана капиталы сертификатын тапшырды. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре  кунакларга матур җырларын бүләк иттеләр.

Алар икесе дә Алексеевск районы Кыркүл авылында туып ускәннәр, тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгәннәр. Аларның 4 балалары, 7 оныклары һәм 1 оныкчыклары бар. Юбилярлар Мактау китабына кулларын куйдылар. Алтын юбилярларны Кыркүл авыл җирлеге башлыгы Макарова Татьяна Николай кызы котлады. Хакимият башлыгы исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International