Әлеге бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый. Бу көнне бөтен ил күләмендә дөньядагы иң якын, иң кадерле кешеләр – әниләргә карата яңгыраучы котлау сүзләре һәм изге теләкләр тулысынча эчкерсез һәм йөрәк җылысы белән тулган.
28 ноябрь көнне Мөслим муниципаль районының “Мизгел” яшьләр үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Әхмәтҗанов Азат Мөҗәһит улы барлык әниләрне бәйрәмнәре белән тәбрикләде.
Тантанага тормышның ачысын-төчесен, язмыш авырлыгын татыган, ләкин яхшы балалар тәрбияләгән әниләр чакырылды. Аларны котларга иң якын кешеләре, туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре киләгән иде. Бу аналар мондый бәйрәмнәрдә хөрмәтләүгә лаеклы.
Рәхмәт сезгә, сөекле әниләр! Без Сезнең алда баш иябез һәм йөрәк түреннән чыккан котлауларыбызны җиткерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телибез!