Минзәлә районы Кадрәк мәдәният йортында “Котлы булсын юбилеең!” исемле матур кичә узды.

2013 елның 29 ноябре, җомга

Кадрәк авыл җирлегендә традициягә әйләнгән бу бәйрәм инде күп еллар үткәрелә. 55, 60, 70, 80, 90, 95 яшьлек юбилярларны тәбрикләү тантанасында быел барлыгы 29 юбиляр катнашты. Бәйрәмнең иганәчесе булып “Мензелинские Зори” агрофирмасы катнашты. Юбилярларга карата авылның җитәкчеләреннән, авылдашлардан, туганнардан, дуслардан күп рәхмәт, соклану, котлау сүзләре әйтелде. Балаларны һәм туганнарны юбилярларны чәчәккә күмделәр, авыл җитәкчеләре кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Аеруча җылы сүзләр белән исәнлек-саулык, озын гомер теләп чыгыш ясады ветераннар Советы Фаяз Камалов. Кичә җыр-моң, биюләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International