2013 елның 28 нче ноябрендә Әниләр бәйрәме уңаеннан Балтач муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә “Ана капиталы” сертификатын тапшыру чарасы булып узды. Бу тантанага 15 гаилә чакырылды. Район пенсия фонды идарәсенең башлыгы Нотфуллин Габделнур Рашит улы барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, ана капиталы сертификатын тапшырды. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре кунакларга матур җырларын бүләк иттеләр.