28 ноябрь 2013 елда Чемодур авыл мәдәният йортында әниләр бәйрәменә багышланган тантаналы бәйрәм үткәрелде.

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бәйрәмне котлау сүзе белән Чемодур авыл җирлеге башлыгы Котельникова Нина Борис кызы ачып җибәрде. Ул барлык хатын кызларны бәйрәм белән котлады, аларга саулык сәләмәтлек , гаиләләренә иминлек теләде.

    Сәхнәгә “Ана Даны” медале белән буләкләнгән аналар чакырылды – Платонова Мария Максим кызы һәм Кудряшова Ирина Валерий кызы. Аларга бәйрәм белән котлап Чемодур авыл җирлеге Советы башлыгы исеменнән Мактау грамотолары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Котлаулар арасында әниләргә багышлап концерт номерлары башкарылды. Шулай ук эш белән бер рәттән җәмгияткә лаеклы балалар тәрбияләп устергән әниләр Чемодур авыл җирлеге Советы  башлыгы исеменнән Мактау грамотасы, истәлекле буләкләр белән буләкләнде, аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Бәйрәмгә шул көнне 78 яшен тутырган 5 бала тәрбияләп үстергән Тугулева Антонида Алексей кызын чакырылды.  Аны ике бәйрәм белән бергә котларга балалары, онклары, оныкчыклары килделәр, аңа багышлап җыр башкардылар.

  Чемодур авыл җирлегендә әниләр бәйрәменә алдан ук әзерлек башланды. Чемодур авылыннан күп балалы династия 28 ноябрь көнне Казанга Татарстан Республикасы президенты белән очрашуга барды. Шулай ук 27 ноябрь көнне Чемодур авыл Советы башкарма комитеты секретаре Булякова Мәрзия Мәхмүт кызы Азнакай районы башлыгы Шайдуллин Марсель Зөфәр улы белән очрашуда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International