ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

30  ноябрьдә  шәһәр Мәдәният сараенда узган Әниләр көне бәйрәменә районның иң мәртәбәле әниләре, әбиләре һәм хатын-кызлары чакырулы иде. Тантаналы чарага җыелган һәр хатын-кызның иңнәренә ак яулыклар ябылды,  кунакларны иҗат коллективлары үз чыгышлары белән каршы алды. Шунда ук район һәм шәһәр мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре кулы белән эшләнгән күргәзмә дә оештырылган иде.

2013 елның 30 ноябрендә Мөслим районының Салауз-Мухан авылы культура йортында Әниләр көненә багышланган «Әниләргә бер җылы сүз җитә» исеме астында кичә узды.
Агымдагы елның 28 ноябрь көнендә Түбән Кама муниципаль  районы ГХАТ идарәсе белгечләре һәм гражданлык хәле актларын теркәү хокукына ия авыл җирлеге сәркатипләре Кама Аланы поселогында үткән семинарда катнаштылар. Әлеге эшлекле сәфәрнең төп максатларыннан берсе Кама Аланында 2009 елдан бирле уңышлы гына эшләп килгән күп функцияле үзәкнең эше белән танышу иде.   Әлеге үзәкнең эше белән кунакларны Кама Аланы ГХАТ бүлеге белгече Әлфия Хаппанова таныштырды.

29
ноябрь, 2013 ел
җомга

29 ноябрь көнне әниләр көненә багышланган тантаналы чара үтте.

Бәйрәмнең кунаклары күп балалы әниләр, быелгы елда үзләренең 4, 5 балаларын тудырган гаиләләр булды. Әниләрне район башлыгы Фаиль Мисбах улы Камаев котлады. 

“Ана даны медале бирелде, Азнакай шәһәренен 500 нче баласына тантананалы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды. Шулай ук  быел игезәк балалар тапкан әти-әнилэр котланды.

29.11.2013 Азнакай районы Актүбә бистәсендә, аналар көненә багышланган бәйрәм концерты үтеп китте. Концерта үзэшчән артистлар һәм Актүбә коллективлары катнашты. Аерым бер бүлегендә, “алтын” юбилярлар, бергә 50 ел торган Масалимовлар гаиләсен котладылар. Шулай ук 24.11.2013 яңа туган баланың Куриннова Дарья Сергеей кызың ата-анасына “Туу турында таныклык” тапшырылды. Бу бүлекне культура йорты артистлары белән берлектә исполком белгече Понамарева Л.Ш. алып барды. Шушы истәлекле бәйрәм тантанасында исполком башлыгы В.В. Крашенинников һәм бу гаиләләрнең дуслары аларны олы бәйрәмнәре белән котладылар.

67-нче туган көнен үзенең яраткан хезмәтенә гомерең 20 елдан артыгын багышлаган,  ЗАГС идарәсенең ветераны - Дания Шәрәф кызы каршы алды. Дания Шәрәф кызы хәзер дә, үзенең эшен җентекләп искә төшерә, яратып ЗАГС идарәсең системасы турында сөйләшә.
Бәйрәмгә юбилярларның балалары һәм туганнары чакырылды. Юбилярлар үзләренең киләсе “зәркән туй” учыгын яндырып җибәрделәр. Юбилярларга мэр И.Р.Метшин  исеменнән тәбрикләү открыткасы,өч мең сум акча тапшырылды, шигырләр һәм музыкаль котлау яңгырады.

Татарстан Республикасы дәуләт гражданлык хезмәте вазифасы -   бухгалтерлык исәбе  һәм эшчәнлекне тәэмин иту секторының әйдәп баручы консультанты.

Конкурста катнашу өчен документларны кабул иту 2013 нче елның 4 нче декабрендә, сәгать 9.00 башлана,  2013 нче елның 24 декабрендә,  сәгать 18.00 тәмамлана.

Һәр елны Әниләр бәйрәме уңаеннан хатын –кызларга балалары һәм якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Әниләргә итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы. Кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән әниләребезне сөендереп яшәргә тиешбез. Әниләребез  алдында без мәңге бурычлы. 2013 нче елның 29 ноябрендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балаларын тапкан 7  ханымга  Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, чөнки  хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International