2013 елның 30 ноябрендә Мөслим районының Салауз-Мухан авылы культура йортында Әниләр көненә багышланган

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

2013 елның 30 ноябрендә Мөслим районының Салауз-Мухан авылы культура йортында Әниләр көненә багышланган «Әниләргә бер җылы сүз җитә» исеме астында кичә узды. Бәйрәмне Метрәй авыл җирлеге башлыгы Фәридә Гайнетдинованың алып баруы үзе бер ямь өстәде. Әниләрне аларның балалары һәм оныклары тәбрикләде, алар хөрмәтенә җылы сүзләр, котлаулар күп әйтелде. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды һәм күңелләрдә матур истәлекләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International