Баулы районы Кзыл-Яр авылында урнашкан язучы, шагыйрь Фәнис Яруллин музеенда аналар көненә багышланган “Әнием-күз нурым” дигән исем астында музыкаль кичә узды. Бу көнне танылган шагыйрьнең аналарга багышлап язган шигырьләре, җырлары яңграды, төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Кунаклар арасында шагыйрьнең апасы Насиха ханым да бар иде. Кичә бәйрәм чәе өстәле артында тәмамланды.
Гражданлар Зеленодольск муниципаль районының идарә һәм бүлек начальниклары, шулай ук кеше хокуклары буенча вәкаләте вәкиле кабул иттеләр. Сораулар төрле иде: торак, пенсия, ЗАГС, мирас мәсьәләләре буенча.
2013елның 3 декабрь көнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 30 ел бергә гомер иткән юбилярларыбызның котлау тантанасы үтпи. Бу мәҗлесне юбилярның балалар эзерләде. Юбилярларның балалары әти-әниләренә үз куллары белән ясамөн фоторамка бүләк иттеләр.
2013 нче елның 3 декабрендә Алабугада Злобновлар гаиләсе бриллиант юбилей уздырды. Григорий Николаевич белән Алефтина Михайловна Алабугада гаиләләре белән мәдәният хезмәткәрләре династиясеннән. Алар көче белән районда бихисап проектлар, конкурслар, күңел ачу чаралары уздырылган. Шаян, көлке сүзләр бу гаиләдә хәзер дә тынып тормый. Юбилярлар фикеренчә, нәкъ менә юмор хисе ызгыш-талашлардан башка яшәргә ярдәм итә.
Ярты гасыр элек бу гаилә парлары тормыш юлларын бергә башлап хәзерге көнгәчә матур гаилә булып яшиләр. Гомер буе алар тырышып хезмәт иттеләр, балалар үстерделәр, авырлыкларны һәм шатлыкларны бергә бүлештеләр.
Юбилярларга бик күп җылы сүзләр әйтелде. Шушындый ныклы гаиләләр аркасында безнең авылыбыз, районыбыз, илебез үсә һәм ныгый. Юбилярлар хөрмәтенә авыл мәдәният йортында матур, мәхәббәт, тугрылык турында җырлар җырладылар.
2013елның 29 нчы ноябрь көнендә, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Алтын туй юбилярларының котлау тантанасы үтте. Петров Виктор Ефим улы һәм Халидә Галлиулла кызы I һәм II группа инвалидлары. Бәйрәмидә юбилярларның балалары, оныклары һәм оныкчыклары катнанашты.
Балага исем кушу, аның беренче документын алу – һәр ата-ана өчен зур вакыйга. Бу вакыйганы туганнар, хезмәттәшләр, хакимият даирәләре белән уртаклашу чын бәйрәмгә әйләнә. 30 ноябрьдә Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Әниләр көненә багышланган Шәмсетдиновлар һәм Сафиннар гаиләсендә туган сабыйларны тантаналы рәвештә теркәү мәҗлесе барлык җыелган кунакларның күңелендә истә калырлык зур бәйрәм булып үтте.
Яшь гаиләләрнең биредә басып торулары очраклы түгел. Яшь әниләр Алсу да, Зәлия дә бер көнне – 13 ноябрьдә әни булдылар, икесенең дә гаиләләрендә икенче бала булып малай туды. Икесе дә бер палатада ятканнар, ике гаилә дә балаларына алдан ук Камил исеме сайлап куйган булганнар.
2013 елның 27 ноябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә әниләр көненә багышланган кичәдә “Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным” дип исемләнгән мәктәп укучылары арасында үткәрелгән иҗади бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Конкурска барлыгы 300 гә якын эш тәкъдим ителгән иде. Әниләренә булган иң изге, иң садә хисләрен балалар шигъри юлларга салып, хикәя һәм эссе аркылы, рус һәм татар телендә җиткерделәр. Компетентлы жюри әгъзаларына сафлык, самимилек, ярату һәм хөрмәт хисе бөркелеп торган эшләрне бәяләү җиңел булмады. Нәтиҗәдә эшләрнең нинди жанрларда иҗат ителүен, балаларның яшь категорияләрен, язу осталыкларын күздә тотып 44 укучыга призлы урыннар билгеләнде. Беренче урын алган 14 укучыга танатаналы рәвештә Әниләр көненә багышланган бәйрәмдә җиңүче дипломнарын һәм истәлекле бүләкләрне “Бердәм Россия” фиркасенең Түбән Камадагы бүлекчәсенең вәкиле Григорий Китанов тапшырды. Кичәгә килгән кунакларны аеруча сокландырганы балаларның үз шигырьләрен укулары булды. Ике күзе дә сукыр 10 яшьлек Андрей Шушляевның әнисенең йөзен, күкнең зәңгәрлеген, кояшның яктысын күрү теләген чагылдырган шигыре бәйрәмдә катнашучыларның берсен дә битараф калдырмады. Ә конкурсның Гран Приена лаек булган Марат Абдуллинның үз шигырен тәкъдим итүе, залда утырган аналарның күзләре яшьләнүенә сәбәпче булды.