30 ноябрьдә Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Әниләр көненә багышланган Шәмсетдиновлар һәм Сафиннар гаиләсендә туган сабыйларны тантаналы рәвештә теркәү мәҗлесе барлык җыелган кунакларның күңелендә истә калырлык зур бәйрәм булып үтте.

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

Балага исем кушу, аның беренче документын алу – һәр ата-ана өчен зур вакыйга. Бу вакыйганы туганнар, хезмәттәшләр, хакимият даирәләре белән уртаклашу чын бәйрәмгә әйләнә. 30 ноябрьдә Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Әниләр көненә багышланган Шәмсетдиновлар һәм Сафиннар гаиләсендә туган сабыйларны тантаналы рәвештә теркәү мәҗлесе барлык җыелган кунакларның күңелендә истә калырлык зур бәйрәм булып үтте.

Яшь гаиләләрнең биредә басып торулары очраклы түгел. Яшь әниләр Алсу да, Зәлия дә бер көнне – 13 ноябрьдә әни булдылар, икесенең дә гаиләләрендә икенче бала булып малай туды. Икесе дә бер палатада ятканнар, ике гаилә дә балаларына алдан ук Камил исеме сайлап куйган булганнар.

Бәхетле ата-ана иң беренче котлауларын Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирновадан алдылар. Район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау хаты, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк белән беррәттән Алена Петровна үзенең дә җылы котлауларын юллады. Районда балаларның бәхетле балачагы, матур киләчәге өчен барлык шартлар тудырылуын ассызыклады.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина әтиләр Илнур Рафаэлович һәм Риваль Рәшитовичка улларының беренче документын – туу турында таныклыгын, ГХАТ бүлегенең исемле котлау хатын, истәлекле бүләкләр тапшырды. Гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык теләде.

4 нче номерлы шәһәр мәктәбе укытучылары тарафыннан Сухомлинскийның “Ике ана” риваяте сәхнәләштерелде. Бәйрәмне “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре әзерләгән җырлар тагын да җанландырып җибәрде. Исем кушу тантанасы патриотик рухны тәрбияләү максаты белән чакырылган 4 нче мәктәп укучыларының күңеленә дә хуш килде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International