Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Милая моя, нежная моя мама” – “Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

2013 елның 27 ноябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә әниләр көненә багышланган кичәдә “Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным” дип исемләнгән мәктәп укучылары арасында үткәрелгән иҗади бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Конкурска барлыгы 300 гә якын эш тәкъдим ителгән иде. Әниләренә булган иң изге, иң садә хисләрен балалар  шигъри юлларга салып, хикәя һәм эссе аркылы, рус һәм татар телендә җиткерделәр. Компетентлы жюри әгъзаларына сафлык, самимилек, ярату  һәм хөрмәт хисе бөркелеп торган эшләрне бәяләү  җиңел булмады. Нәтиҗәдә эшләрнең нинди жанрларда иҗат ителүен, балаларның яшь категорияләрен, язу осталыкларын күздә тотып 44 укучыга призлы урыннар билгеләнде. Беренче урын алган 14 укучыга танатаналы рәвештә Әниләр көненә багышланган бәйрәмдә  җиңүче дипломнарын һәм истәлекле бүләкләрне “Бердәм Россия” фиркасенең  Түбән Камадагы бүлекчәсенең вәкиле Григорий Китанов тапшырды.  Кичәгә килгән кунакларны аеруча сокландырганы балаларның үз шигырьләрен укулары булды. Ике күзе дә сукыр 10 яшьлек Андрей Шушляевның әнисенең йөзен, күкнең зәңгәрлеген, кояшның яктысын күрү теләген чагылдырган шигыре  бәйрәмдә катнашучыларның берсен дә битараф калдырмады. Ә конкурсның Гран Приена лаек булган Марат Абдуллинның үз шигырен тәкъдим итүе, залда утырган аналарның күзләре яшьләнүенә сәбәпче булды. 

....Алтын белән чагыштырыр идем –

Җитмәс барлык дөнья бәясе.

Кояш белән чагыштырыр идем –

Син дөньяны нурга күмәсең.

Синнән изге дога, ныклык алган

Барыр юлдан таймас улың мин!

Яхшылыгың җирдә калмас әни,

Киләчәктә терәк булырмын!

Дөньядагы барлык яхшылыклар

Булсын сиңа изге теләгем.

Назга төреп шигырь иҗат иттем –

Шушы сиңа иң зур бүләгем....

Бәйгедә катнашкан, ләкин җиңү яулау бәхетенә ирешә алмаган  балаларның барсына да катнашучылар сертификатлары тапшырылачак. Әлеге эш якын арада тантаналы рәвештә мәктәпләрдә башкарылыр дип көтелә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International