Бу көнне Арча Мәдәният йортында тантаналы чара үткәрелде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев катнашты һәм чыгыш ясады. Бәйрәмнең алып баручысы - ЗАГС бүлегенең әйдәп баручы белгече Рәхимова Миләүшә Рафил кызы тамашачыларга ныклы сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләде. Соңыннан Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры коллективы Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт турында сөйләшү” дигән моңсу комедиясен курсәтте. Инвалидлар декадасы уңаеннан районда әлеге җәмгыять әгъзаләры белән очрашулар күп булды: түгәрәк өстәл артында район хакимияте, социаль тармак оешмалары вәкилләре белән җанлы сөйләшүләрдә инвалидларны борчыган проблемалар күрсәтелде.
Гаилә әгъзалары инвалидлар үзләрен тулы хокуклы итеп тойсын өчен бөтен көчен куеп яшәсә дә, аларга халык арасында булу бик мөһим!