Ярты гасыр элек бу гаилә парлары тормыш юлларын бергә башлап хәзерге көнгәчә матур гаилә булып яшиләр. Гомер буе алар тырышып хезмәт иттеләр, балалар үстерделәр, авырлыкларны һәм шатлыкларны бергә бүлештеләр.
Юбилярларга бик күп җылы сүзләр әйтелде. Шушындый ныклы гаиләләр аркасында безнең авылыбыз, районыбыз, илебез үсә һәм ныгый. Юбилярлар хөрмәтенә авыл мәдәният йортында матур, мәхәббәт, тугрылык турында җырлар җырладылар.