Яңа Кенэр җирле үзидәрә секретаре Әхмәтҗанов Илдар һәм культура йорты җитәкчесе Әхмәтҗанова Наҗия бу бәйрәмне үткәрүгә бөтен җаваплылык белән карадылар.Бәйрәмдә җирлекнең иң уңган, иң булган, иң матур әниләре катнашты. Алар җырладылар, биеделәр, буш вакытларын ничек үткәрүләрен сәйләделәр, гаиләләре белән таныштырдылар. Бу көнне әниләр хөрмәтенә бик куп матур сүзләр әйтелде, җырлар җырланды, истәлекле бүләкләр бирелде. ТР Арча муниципаль районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фатыхова Люция Рәшид кызының катнашуы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Ул кадерле әниләребезне бәйрәм белән котлады, аларга исәнлек-саулык, гаиләләрендә тынычлык, эшләрендә уңышлар теләде.