29.11.2013 Азнакай районы Актүбә бистәсендә, аналар көненә багышланган бәйрәм концерты үтеп китте.

2013 елның 29 ноябре, җомга

29.11.2013 Азнакай районы Актүбә бистәсендә, аналар көненә багышланган бәйрәм концерты үтеп китте. Концерта үзэшчән артистлар һәм Актүбә коллективлары катнашты. Аерым бер бүлегендә, “алтын” юбилярлар, бергә 50 ел торган Масалимовлар гаиләсен котладылар. Шулай ук 24.11.2013 яңа туган баланың Куриннова Дарья Сергеей кызың ата-анасына “Туу турында таныклык” тапшырылды. Бу бүлекне культура йорты артистлары белән берлектә исполком белгече Понамарева Л.Ш. алып барды. Шушы истәлекле бәйрәм тантанасында исполком башлыгы В.В. Крашенинников һәм бу гаиләләрнең дуслары аларны олы бәйрәмнәре белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International